ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанлылар «Безнең ишегалды» программасыннан юлларны төзекләндерү көтә

12 сентябрь 2019, 20:22 , Фото: архив

Татарстанлылар «Безнең ишегалды» программасыннан юлларны төзекләндерү көтә
 Татарстан халкы ишегалларын төзекләндерү турында анкета тутырды.

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Татарстанлылар «Безнең ишегалды» программасыннан күбесенчә йорт яны территорияләрендә яктырту һәм керү юлларын яхшырту эшләрен көтә. Бу хакта Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова сөйләде.

«Төп гозерләр - асфальтлау, яктырту, ә аннан киләчәктә үзгәрешләр турында. Кемдер балалар мәйданчыклары турында сөйли, күпләр яшелләндерү кирәклеген җиткерә. Без бу мәгълүматларны игътибар белән эшкәртәчәкбез», — дип фикерләре белән уртаклашты Фишман.

Исегезгә төшерәбез, бүген Татарстан башкаласында «Безнең ишегалды» республика программасы буенча анкеталар эшкәртелә башлады. Октябрь ае дәвамында 40 волонтер гражданнарның тәкъдимнәрен һәм өстенлекле теләк-тәкъдимнәрен анализлап, мәгълүматларны махсус мобиль кушымта аша базага кертәчәк.

Шулай ук татарстанлылар программа буенча үз тәкъдимнәрен сайтта калдыра алалар. Әмма кайбер кешеләр язма формада үз проблемалары турында сөйли һәм идеяләр белән уртаклаша, дип сөйләде Фишман-Бекмамбетова.

«Моны чыннан да үзәкләренә үткән кешеләр эшли. Мин, һичшиксез, менә шушы хатларны, мәсәлән, Чистайдан өч хатны, электрон документ әйләнеше аша уздырам. Хакимияттән аңлатмалар соратам, аннан карар кабул итү өчен караячакбыз», — диде Наталья Фишман, республика халкыннан килгән берничә хатны күрсәтеп.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 20 августта «Безнең ишегалды» яңа республика программасы башлануын игълан итте. Ә элегрәк программаны гамәлгә ашыру инициативасы белән Татарстанның «Бердәм Россия» партиясе чыккан иде. «Безнең ишегалды» программасы кысаларында өч ел эчендә Татарстанда күпфатирлы йортларның барлык ишегаллары төзекләндереләчәк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10