ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Гүзәл Яхина: Зөләйха ролендә Чулпан Хаматова булу - минем өчен сөенеч

12 сентябрь 2019, 18:11 , Фото: архив

Гүзәл Яхина: Зөләйха ролендә  Чулпан Хаматова булу - минем өчен сөенеч
 Сигез сериядән торачак мини-сериалны «Россия» каналы күрсәтә.

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ», Александра Давыдова). «Зөләйха күзләрен ача» романы буенча сериалда төп рольне Чулпан Хаматова башкара. Әсәрнең авторы Гүзәл Яхина Зөләйха сыйфатында нәкъ менә аны күрергә теләгән. Бу хакта язучы «Аксенов-фест» кысаларында узган иҗади очрашуда сөйләде.

«Актерлар составы искиткеч. Иң зур шатлыгым - Чулпан Хаматованың Зөләйха ролендә булуы. Шулай килеп чыкты ки, вакыйга башта сценарий буларак язылды. Актерлар составы турындагы күзаллауларым текст туганчы ук бар иде инде. Төп рольдә мин нәкъ менә Чулпанны күрдем», — дип сөйләде Гүзәл Яхина.

Ул шулай ук Чулпан Хаматованың да Казанда үсүен һәм алар хәтта бер мәктәптә укыганлыгын әйтте.

«Чулпан Хаматованың Зөләйханы уйнавын белгәч, ирем  ул искиткеч актриса, әмма югары белемне күздән югалту мөмкин түгел, ә крестьян хатынын ул уйнамаячак диде», — ди Яхина. Тик беренче серияне карагач, ире үз фикерен үзгәрткәнлеген өстәп әйтте.

Яхина фикеренчә, «Зөләйха күзләрен ача» романын экранлаштыру тулы метражлы фильмга охшаган. «Россия» каналы күрсәтәчәк мини-сериалның һәркайсы 52 минутлы 8 сериядән торачак. Төгәл чыгу вакыты әлегә билгеле түгел.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10