ҺАВА ТОРЫШЫ -14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Грозныйда театр фестивален оештыручылар Татарстан театрларына югары бәя бирде

12 сентябрь 2019, 18:19 , Фото: Рузилә Мөхәммәтова

Грозныйда театр фестивален оештыручылар Татарстан театрларына югары бәя бирде "Татарстанда театр сәнгатенә мөнәсәбәт бик яхшы. Биредә яшь режиссура барлыкка килде", - диде Марина Корчак.

(Казан, 11 сентябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Грозныйда "Федерация" театр фестивален оештыручылар татар театрларын югары бәяләделәр. Бу хакта фестивальнең матбугат конференциясендә аның программа директоры, РФ Театр әһелләре берлегенең милли театрлар кабинеты мөдире Марина Корчак әйтте.

"Без спектакльләрне сыйфаты буенча сайладык. Бөтенесе объектив сайланды. Безнең алдыбызда 22 милли территориянең барысы да керсен дигән максат куелмады. Без Татарстаннан ике театр чакырдык. Чөнки Татарстанда театр сәнгатенә мөнәсәбәт бик яхшы. Биредә яшь режиссура барлыкка килде", - диде Марина Корчак.

"Дөресен әйткәндә, без өч театр чакырган идек. Өченчесе - "Гамлет". Мин соңгы елларда Шекспир тексты буенча милли театрларда Гамлет куелуын хәтерләмим. Без милли театрлар милли драматургияне генә түгел дөнья драматургиясен - Брехтны, Мольерны, Шекспирны да куя алуын күрсәтергә телдек. Иҗади булмаган сәбәпләр аркасында Гамлет килә алмады. Татарстаннан ике төрле, икесе дә бик кызыклы, гаҗәеп спектакль килде", - диде ул.

Сүз Камал һәм Əлмәт театрлары турында бара. Камал театры бүген Грозныйда "Əтәч менгән читәнгә" спектаклен күрсәтә. Әлмәт театры Мольер буенча куелган "Әҗәлгә дару бар диләр" спектаклен тәкъдим итә.

Тинчурин театры фестивальгә "Гамлет. Күренешләр" белән чакырылса да, килә алмады. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10