ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Азнакайда 220 урынга исәпләнгән "Сандугач" балалар бакчасы ачылды

12 сентябрь 2019, 23:31 , Фото: aznakaevo-rt.ru

Азнакайда 220 урынга исәпләнгән Яңа бакча 77 кешене эшле иткән.
(Казан, 12 сентябрь, "Татар-информ", "Маяк", Резеда Шәрипова). Республикабызда гамәлгә ашырылучы "Демография" милли проекты кысаларында бүген Азнакайның Нефтьчеләр урамында "Сандугач" балалар бакчасы ачылды. Ул 220 балага исәпләнгән, дип яза район газетасы. 
 
Әлеге тантанада муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев, район һәм шәһәр, төзүче оешма җитәкчеләре катнашты.
 
Бакча 220 балага исәпләнгән. Анда барлыгы 12 төркем, шуның беренче катта урнашкан 6 төркеменә 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәр балалар йөри. 77 кешене эшле дә иткән яңа балалар бакчасы.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10