ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Кулланучы хокуклары турында язучы журналистлар арасында бәйге игълан ителде

12 сентябрь 2019, 17:42 , Фото: Султан Исхаков/архив

Кулланучы хокуклары турында язучы журналистлар арасында бәйге игълан ителде Конкурсның гомуми приз фонды 100 мең сумны тәшкил итә.

(Казан, 12 сентябрь, "Татар-информ"). ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе кулланучы хокукларын яклау темасын иң яхшы яктырткан журналистлар арасында республика конкурсы игълан итте. Бу хакта "Татар-информ"га идарәнең матбугат сәркатибе Алсу Нуруллина сөйләде.

Приз фонды 100 мең сум. Һәр номинациядә җиңүче 20 мең сум акчалата бүләк ала. Җиңү яулый алмаган катнашучыларга кызыксындыру бүләкләре каралган. Эшләрне  ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенә  15 октябрьгә кадәр (бу көнне дә кертеп)  420107, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Һади Такташ ур., 94 йорт) адресына яки konkurs.zpp@tatar.ru электрон почтасына тапшырырга кирәк. 

"Конкурсның максаты – массакүләм мәгълүмат чараларын кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләрен киң яктыртуга җәлеп итү. Коллегаларны әлеге бәйгедә актив катнашырга чакырабыз. Эшләрне тапшырганда "Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау темасын иң яхшы яктыртуга конкурс» дип язарга кирәк", - диде Алсу Нуруллина.

Матбугат сәркатибе сүзләренчә, конкурста массакүләм мәгълүмат чаралары редакцияләре, аерым авторлар, Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы юридик затлар катнаша ала.

Конкурс дүрт номинациядә уздырыла, аларның һәркайсында җиңүче билгеләнә. "Татарстан Республикасында кулланучы хокукларын яклау темасын яктырту буенча басма ММЧда иң яхшы мәкалә", "Иң яхшы теле-, радиосюжет яки теле-, радиотапшыру", "Иң яхшы интернет-басма", "Гажданнарның кулланучыллар турында белемен арттыру буенча иң яхшы ММЧ редакциясе".

Бәйгегә МР4 форматында CD , DVD-дискта яки флеш-хәтер картага яздыру өчен актив сылтамасы булган, озынлыгы кимендә 15 с булган телевизион эш, радиосюжет, басма, электрон мәгълүмат чараларында, башка басмаларда чыккан, җитәкченең имзасы, юридик затның мөһере я физик затлар өчен авторлык имзасы куелган, 1500 билге ким булмаган, төп нөсхәсендә яки күчермәдә, яки сканер аша чыгартылган мәкалә кабул ителә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10