ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

"Татарстанның иң яхшы урманчылыгы" бәйгесе җиңүчеләре билгеле

12 сентябрь 2019, 17:37 , Фото: Регина Гумарова

Беренче урында Саба, икенче урында Мамадыш, өченче урында Алабуга, Яшел Үзән, Минзәлә һәм Чирмешән урманчылыклары булды.

(Казан, 12 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы урман фонды территориясен төзекләндерү буенча "2019 елда Татарстан Республикасының иң яхшы урманчылыгы" республика күрсәтмә конкурсына йомгак ясады. Бу  турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Күрсәтмә конкурс йомгаклары буенча беренче урын "Саба урманчылыгы" ДКУ коллективына бирелде. Икенче урында – Татарстанның "Мамадыш урманчылыгы" ДКУ һәм "Шәһәр яны урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре, өченчедә – республиканың "Алабуга урманчылыгы" ДКУ, "Яшел Үзән урманчылыгы" ДКУ, "Минзәлә урманчылыгы" ДКУ һәм "Чирмешән урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре.

Республика урманчылыкларыннан күрсәтмә конкурска 21 проект кабул ителгән иде. Алар федераль һәм республика әһәмиятендәге автомобиль юллары янындагы урман фонды территориясен төзекләндерү, яшел зоналарны, урман паркларын, ял итү урыннарын (чатырларны, кече архитектура формаларын төзү һ.б.) карап тоту, массакүләм ял итү урыннары янындагы урман кишәрлекләрен чистарту турында булды.

Шулай ук күрсәтмә агитациянең торышын яхшырту (янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, урманга сак караш турында плакатларны, аншлагларны яңарту), урман янгыннарын кисәтү буенча аңлату һәм профилактик эшләр уздыру (урман һәм янгын белән сак эш итү зарурлыгы турында лекцияләр, әңгәмәләр уздыру, видеофильмнар ясау, массакүләм мәгълүмат чараларында чыгыш ясау) турында эшләр дә булды.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10