ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Төп яңалыклар

12 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

12 сентябрь 2019, 21:00

12 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар  Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәтенең яңа әгъзаларын билгеләячәк, Татарстан казые 4 көнлек эш атнасы мәчеткә йөрүчеләр артуына китерер дип саный.

Грозныйда театр фестивален оештыручылар Татарстан театрларына югары бәя бирде / "Татарстанда театр сәнгатенә мөнәсәбәт бик яхшы. Биредә яшь режиссура барлыкка килде", - диде Марина Корчак.

Дамир Исхаков төбәкчеләргә үзләре белгәнне экскурсоводларга сөйләргә кушты / Бүген төбәк тарихын өйрәнүчеләр Томск шәһәренә Россия күләмендәге форумга җыелды.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәтенең яңа әгъзаларын билгеләячәк / Республика парламентына Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры, Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы, «Татмедиа» җитәкчесе сайланды.

Татарстан казые 4 көнлек эш атнасы мәчеткә йөрүчеләр артуына китерер дип саный / Җәлил хәзрәт Фазлыев шул ук вакытта бу мөмкинлектән башлыча түрәләр файдалана алачак дигән фикердә.

Фәрит Мөхәммәтшин Владимир Жириновскийның кискен фикерләрен тәнкыйтьләп чыкты / ТР Дәүләт Советы Рәисе мондый фикерләрнең югары мөнбәрдән әйтелергә тиеш түгеллеген искәртте.

Яхина: «Зөләйха күзләрен ача» сериалы тулы метражлы фильмга охшаган /Язучы «Россия» каналы телесериалының режиссер версиясен караган.

Айрат Фәйзрахманов Казанның Татар бистәсен үлгән авыллар белән чагыштырды / Галим Томскида уза торган Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумында Казан бистәләре турында сөйләде.

Казан Кремле Жириновскийның чыгышы турында: Ахмаклыкмы, әллә коткы салумы? / Казан Кремленең рәсми вәкиле ЛДПР лидерының милли төбәкләргә мөнәсәбәттә бюджет сәясәте турындагы фикерләренә аңлатма бирде.

Принц Кәрим Ага Хан IV Болгарда дөньядагы иң зур Коръәнне карады / Аңа кадәр рәсми затлар "Ак мәчет"тә көндезге намазда булдылар.

"Татарстанның иң яхшы урманчылыгы" бәйгесе җиңүчеләре билгеле / Беренче урында Саба, икенче урында Мамадыш, өченче урында Алабуга, Яшел Үзән, Минзәлә һәм Чирмешән урманчылыклары булды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10