ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Татарстанда көзге культуралар өчен азрак мәйдан бүлеп бирү планлаштырыла

12 сентябрь 2019, 16:25 , Фото: Александр Эшкинин/архив

Татарстанда көзге культуралар өчен азрак мәйдан бүлеп бирү планлаштырыла
Республикада 43 муниципаль районның 13е көзге культуралар чәчүне төгәлләгән.

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Республикада 13 муниципаль район хуҗалыклары көзге чәчүне төгәлләде. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында хәбәр иттеләр.

Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, көзге культуралар чәчүне тәмамлаган районнар саны көннән-көн арта бара.

«Бүгенге көндә 43 муниципаль районның 13ендә көзге чәчү төгәлләнде. Республика буенча бу культураларны 541,6 мең гектар мәйданда чәчәргә кирәк булачак. Билгеләнгән мәйданнарның 90 процентында, 485,5 мең гектарда чәчү эшләре башкарылды», - дип сөйләде министрлыкның игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Ирек Садыйков.

Ул шулай ук арыш 121,2 мең гектар мәйданда, ә бодай 358,7 мең гектарда чәчелүен әйтте. Ирек Садыйков сүзләренчә, узган ел республикада көзге культуралар 564,9 мең гектар мәйданда чәчелгән булуын, бу агымдагы елның фараз күрсәткеченнән 23,3 мең гектарга артык икәнлеген әйтте. Шул ук вакытта бодай чәчүлекләре калган көзге культуралар мәйданнарыннан шактый артык, алар – 428,7 мең гектарда, арыш чәчүлекләре -126,9 мең гектар мәйданны били.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, көзге культуралар өчен иң зур мәйдан Спас районында – 22,3 мең гектарда. «12 сентябрьгә биредә чәчү 21,8 мең гектарда башкарылган – бу фаразга карата 98 процент», - диде агентлык әңгәмәдәше.

Көзге культуралар өчен Әлки һәм Алексеевск районнарында да шактый мәйдан бүлеп бирелгән – 21,1 мең һәм 21,0 мең гектарда. Аларның беренчесендә бу эш 98, икенчесендә 90 процентка башкарылган, диделәр ведомствода. «Шулай ук көзге культуралар мәйданы зур булган районнар арасында Азнакай районы да бар. Биредә чәчү 20,1 мең гектар мәйданда башкарылган, бу 100 процентны тәшкил итә. Шул ук вакытта арыш – 6,9 мең, бодай – 13,2 мең гектарда чәчелгән», - дип хәбәр итте Ирек Садыйков.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10