ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Галимова: Пассажир ташучылар юл бәясен арттыру зарурлыгын расларга тиеш

12 сентябрь 2019, 16:06 , Фото: Александр Эшкинин/архив

Галимова: Пассажир ташучылар юл бәясен арттыру зарурлыгын расларга тиеш
 Казан автотранспорт предприятиеләре башлыклары лизинг һәм яңа касса аппаратлары сатып алуга тотылган чыгымнар аркасында хәерче булуларын белдерде.

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Казанның җәмәгать транспортында йөрү өчен түләүне арттыру мәсьәләсе транспорт йөртүчеләр мондый карарның зарурлыгын раслаганнан соң гына хәл ителәчәк. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова сөйләде.

«Сүз пассажир ташучыларның пассажир ташуга киткән чыгымнары артуын раслаучы тиешле күләмдәге документлар тапшыруы турында бара», - диде Галимова. Ул аңлатканча, пассажирлар йөртүчеләргә өстәмә субсидияләр бүлеп бирү мәсьәләсе әлегә каралмый.

Галимова сүзләренчә, Казанның транспорт комитеты автотранспорт предприятиеләренең юл бәясен арттыру таләпләренең ни дәрәҗәдә нигезләнгәнлеген анализларга тиеш. Шуннан соң гына әлеге мәсьәлә каралачак.

Узган сишәмбе, 10 сентябрьдә, Казан пассажир йөртүчеләре үзләренең хәерчелек хәлендә булулары турында белдергән. Ул автобус лизингына һәм яңа контроль-касса техникасы сатып алуга зур чыгымнар тотуга бәйле. 1 июльдән Казан автобусларында контактсыз банк карталары белән түләргә мөмкин.

Транспорт йөртүчеләр фикеренчә, финанс кризисыннан бер генә юл белән генә чыгарга мөмкин: Казан шәһәре транспортында йөрү бәясен 31 сумга кадәр арттырырга. Соңгы тапкыр юл бәясен агымдагы елның февраль аенда күтәрделәр. Ул кулдан түләнә торган акча өчен 25 сумнан 27 сумга кадәр артты.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10