ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Аксубай районына оештырылган фольклор-этнографик экспедициясенә нәтиҗә ясалды

12 сентябрь 2019, 14:55 , Фото: Султан Исхаков

Аксубай районына оештырылган фольклор-этнографик экспедициясенә нәтиҗә ясалды “Бу якта төрки-татар мифлары кызыклы”, - ди экспедиция җитәкчесе Зәлия Брусько.

(Казан, 12 сентябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге тарафыннан Аксубай районына оештырылган фольклор-этнография экспедициясе нәтиҗәләре билгеле булды. Бу хакта экспедициясе җитәкчесе, үзәкнең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Зәлия Брусько “Татар-информ” агентлыгында үткән матбугат очрашуында сөйләде.

“Махсус төзелгән программа, сораулыклар нигезендә төрле төбәкләрдә яшәүче татарларның традицион мәдәнияте, фольклоры тупланды, өйрәнелде. Быел август аенда Аксубай районында урнашкан Татар Сөнчәләсе, Шәрбән, Яңа Ибрай-Чәтрән, Яңа Үзи, Дума, Иске Кармәт, Такталы, Иске Татар Әдәмсуы авылларында эшләп кайттык”, - диде ул.

Зәлия Брусько сүзләренчә, экспедициядә катнашкан белгечнең һәркайсы аерым тема буенча эш алып барган, үз темасы кысаларында мәгълүмат җыйган. “Кешенең күзаллавы мифология белән бәйле. Бу яктан төрки-татар мифлары кызыклы. Дәвалау-имләү элементлары элек-электән шәхеснең психологик үзенчәлекләренә, тәэсир итү чараларына нигезләнә”, - ди җитәкче.

“Быелгы Аксубай районына оештырылган экспедиция – ул ел саен оештырылып килүче экспедицияләрнең дәвамы. Кешенең күзаллавы мифология белән бәйле. Бу яктан төрки-татар мифлары кызыклы. Дәвалау-имләү элементлары элек-электән шәхеснең психологик үзенчәлекләренә, тәэсир итү чараларына нигезләнә”, - дип сөйләде Зәлия Брусько.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10