ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Дин

Җомга вәгазьләрендә секталарның ялган кыйммәтләрен фаш итәчәкләр

12 сентябрь 2019, 16:23 , Фото: Рамиль Гали/архив

Җомга вәгазьләрендә секталарның ялган кыйммәтләрен фаш итәчәкләр Җомга намазы ахырында терактлар вакытында фаҗигале төстә һәлак булганнарның, шаһит киткәннәрнең рухларына дога кылыначак.

(Казан, 12 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстанда “Экстремизмга – юк!” айлыгы кысаларында иртәгә, 13 сентябрь көнне, Татарстанның барлык мәчетләрендә ислам турындагы тискәре мифларны фаш итә торган вәгазьләр укылачак. Бу хакта ТР Диния нәзарәте хәбәр итә. 

Үзләренең вәгазьләрендә имам-хатыйблар мәчет мөнбәрләреннән ислам диненең бары тик игелеккә чакыруын ассызыклап, кеше каны коелуга китергән экстремизм һәм терроризмның мөэмин мөселманнар өчен бөтенләй ят күренешләр булуы турында сөйләячәк.

Чыгышларда динебезнең һәм хәнәфи мәзхәбенең асыл кыйммәтләрен барлауга, экстремистик төркемнәрнең ялган идеяләрен фаш итүгә аерым игътибар бирү күздә тотыла. Хәзрәтләр, Коръән аятьләренә һәм хәдисләргә таянып, диннән бик ерак булып та, исламны аклану рәвешендә файдаланучы террорчылар һәм экстремистларга каршы торуның мөһимлегенә басым ясаячак.

Җомга намазы ахырында терактлар вакытында фаҗигале төстә һәлак булганнарның, шаһит киткәннәрнең рухларына дога кылыначак.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10