ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанның Мәскәү районында ике трамвай бәрелешкән, бер пассажир зыян күргән

12 сентябрь 2019, 12:41 , Фото: очевидцы

Казанның Мәскәү районында ике трамвай бәрелешкән, бер пассажир зыян күргән Юл-транспорт һәлакәте Соловки юнгалары урамында булган.

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Казанның Мәскәү районында ике трамвай бәрелешкән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге аварияне үз күзләре белән күргән кешеләр хәбәр итте.

«Соловки юнгалары урамында 1нче маршрут трамваен икенчесе «куып җиткән». Авария нәтиҗәсендә бер пассажир зыян күргән», - дип белдерде алар.

Җиңелчә тән җәрәхәтләре алган хатын-кызга табиблар амбулатор дәвалау билгеләгән.

 

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10