ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Ленинград өлкәсе Дуслык йортында татар рәссамнарының күргәзмәсе ачылды

12 сентябрь 2019, 12:04 , Фото: tatar-congress.org

Ленинград өлкәсе Дуслык йортында татар рәссамнарының күргәзмәсе ачылды Күргәзмәдә Илдус Вахитов, Роберт Мифтахетдинов һәм Елена Сайтбагинаның картиналары тәкъдим ителгән.

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). 10 сентябрьдә Ленинград өлкәсе Дуслык йортында татар рәссамнарының күргәзмәсе ачылды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күргәзмәдә Илдус Вахитов, Роберт Мифтахетдинов һәм Елена Сайтбагинаның картиналары тәкъдим ителгән.

Санкт-Петербургның мәдәни тормышындагы әлеге мөһим чарага «Ак Калфак Нева» татар берләшмәсе активистларын да чакырганнар.

Фикердәшләрнең үзара аралашуы татар мәдәнияте интерактив музеендагы чәй табыны янында дәвам иткән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10