ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Волонтерлар Казанда өеннән чыгып китеп югалган ирне эзләүдә ярдәм итүләрен сорый

12 сентябрь 2019, 11:27 , Фото: соцсети

Волонтерлар Казанда өеннән чыгып китеп югалган ирне эзләүдә ярдәм итүләрен сорый Соңгы тапкыр ир-атны «Крутушка-2» бакчачылык ширкәтендә күргәннәр.

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Волонтерлар Казанда өеннән чыгып китеп югалган, хәтерен җуюдан интегүче өлкән яшьтәге кешене эзләүдә ярдәм итүләрен сорый. Шул хактагы мәгълүмат социаль челтәрләрдә «Эзләү үзәге» эзләү-коткару берләшмәсе төркемендә урнаштырылган.

«79 яшьлек ир-атны төне буе эзләсәләр дә, әлегә нәтиҗәсе булмаган. Николай Леонтьевич хәтерен җуюдан интегә һәм табиблар ярдәменә мохтаҗ. Соңгы тапкыр ир-атны «Крутушка-2» бакчачылык ширкәтендә күргәннәр, әмма ул Казанда да булырга мөмкин», - дип белдерде волонтерлар.

Ир-атның буе – 160 сантиметр, уртача гәүдәле. Соры күзле, чал чәчле. Соры күлмәк, шундый ук төстәге трико һәм галош кигән.

Ир-атның кайда икәнлеген белүчеләр булса, 8 967 46 64 911 телефоны буенча үзәкнең кайнар линиясенә яки 112 бердәм номерына шалтыратып хәбәр итүләрен сорыйлар. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10