ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда берничә машина катнашындагы авариядән соң Ямашев урамында «бөке» җыелган

12 сентябрь 2019, 11:14 , Фото: скриншот

Казанда берничә машина катнашындагы авариядән соң Ямашев урамында «бөке» җыелган Казанда берничә автомобиль катнашындагы юл-транспорт һәлакәтен видеога төшереп алганнар.

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Казанда берничә автомобиль катнашындагы юл-транспорт һәлакәтен (анда бер машина икенчесенең артына килеп кергән) видеога төшереп алганнар. Социаль челтәрләрдән файдаланучылар авария урынында төшергән видеокадрлары белән уртаклашты.

Бүген иртән Ямашев проспекты һәм Мусин урамнары чатында берничә автомобиль бәрелешкән. Авария нәтиҗәсендә проспектта 10нчы поликлиникадан Мусин урамына кадәр «бөке» хасил булган.

Видеода күренгәнчә, «Опель» Россия автомобиленең артына килеп бәрелгән. Нәтиҗәдә, машиналарның берсе икенчесенә килеп сыланган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10