ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Россиялеләр эш стажына бәйле мәгълүматларны онлайн режимында контрольдә тота ала

12 сентябрь 2019, 10:17

РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы гражданнарга Россия Пенсия фонды мәгълүматларын тикшерү өчен онлайн-сервис эшләтеп җибәрергә ниятли.

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). 2022 елдан россиялеләрнең РФ Пенсия фондының пенсия өчен мәгълүматларны ни дәрәҗәдә дөрес һәм төгәл җыюын тикшерү мөмкинлеге барлыкка киләчәк. РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы шундый онлайн-сервис эшләтеп җибәрергә ниятли. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

«2022 елдан россиялеләр РФ Пенсия фондының пенсия билгеләү өчен кирәкле мәгълүматларны ни дәрәҗәдә тулы һәм төгәл җыюын контрольдә тота алачак. Түрәләр гражданнарны әлеге процедурага 45 яшьтән җәлеп итәргә ниятли», - диелә хәбәрдә.

Әлеге яңалыкны «Пенсия онлайн» сервисы кысаларында кертү күздә тотыла. Ул 2022 елда эшли башларга тиеш.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10