ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Әтнә театры Кырымга китте

12 сентябрь 2019, 09:44 , Фото: архив

Әтнә театры Кырымга китте Театр Песчаныйда, Угловойда һәм Бакчасарайда өч спектакль күрсәтә.

(Казан, 11 сентябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры Кырым республикасының Бакчасарай районында Туфан Миңнуллинның "Мулла" спектаклен тәкъдим итәчәк. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә.

Әлеге драманы Әтнә халык театры 2009 елда сәхнәләштергән иде. Спектакль театрга "Идел-йорт" фестивалендә гран-при китерде. Дәүләт статусы алганнан соң, 2016 елда яңартылып, кабат торгызылды. Режиссеры - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, театрның баш режисееры - Рамил Фазлыев.

Театр бу сәяхәтне Россиядә Театр елында Кырым татарлары белән очрашып, аларга татар спектаклен күрсәтү өчен оештырган. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10