ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

КФУ THE версиясе буенча дөньяның иң яхшы югары уку йортлары рейтингына керде

12 сентябрь 2019, 09:33

Исемлеккә Россиянең барлыгы 39 уку йорты кергән.

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). КФУ Бөекбританиянең Times Higher Education журналы версиясе буенча дөньяның 600 иң яхшы университеты арасына керде. Рейтинг басманың рәсми сайтында дөнья күргән.

ТНЕ рейтингка Казан илкүләм тикшеренү технология университетын да керткән – ул 1000+ позициясен били.

Исемлеккә Россиянең барлыгы 39 уку йорты кергән. Алар арасында Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты иң югары баскычта урнашкан – ул 189нчы урынны били.

Оксфорд университеты – беренче, Калифорния технология институты – икенче, Кембридж университеты өченче урында.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10