ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Камал мәктәбе "41нең арбалы хатыннары" спектакле турында фикер алышырга чакыра

12 сентябрь 2019, 07:07 , Фото: Рамиль Гали/архив

Камал мәктәбе 20 сентябрьдә фикер алышуда спектакльнең иҗат төркеме - артистлар, режиссер һәм театр белгечләре, җәмәгать эшлеклеләре катнашачак.

(Казан, 12 сентябрь, "Татар-информ"). 20 сентябрьдә 18.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Кече залында "Камал мәктәбе"нең яңа сезоны ачыла. Мәктәпнең өченче сезоны З.Зәйнуллинның Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән "41нең арбалы хатыннары" спектакле белән башланып китә. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Камал мәктәбендә фикер алышуда спектакльнең иҗат төркеме - артистлар, режиссер һәм театр белгечләре, җәмәгать эшлеклеләре катнашачак.

  • "Камал мәктәбе” проекты 2018 елның гыйнварында ачылды. Узган сезонда 9 дәрес үткәрелде, шул дәресләрдә 800дән артык тамашачы һәм экспертлар катнашты. Проектның максаты — тамашачыны театр сәнгате дөньясына якынайту.

"Яңа сезонда без Камал театрының иң драматик спектакльләрен караячакбыз. Аларның күбесе театр сәхнәсеннән әле күптән түгел генә төшерелгән. Спектакльне күрсәтү ысуллары, экспертлар сайлау буенча экспериментлар ясарга тырышабыз, Камал театры белән бер дулкында булып тамашачыны театр дөньясына якынайтуның төрле юлларын эзлибез", - ди проекның кураторы Рәдиф Кашапов.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10