ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Грозныйда театр фестивале ачылу тантанасын Ришат Əхмәдуллин алып барды

12 сентябрь 2019, 07:51 , Фото: Рузилә Мөхәммәтова

Грозныйда театр фестивале ачылу тантанасын Ришат Əхмәдуллин алып барды Чечен Республикасында үтүче "Федерация" фестивалендә Камал һәм Əлмәт театрлары катнаша.

Казан, 12 сентябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Грозныйда "Федерация" бөтенроссия театр фестивале ачылу тантанасын алып баручыларның берсе Камал театры артисты Ришат Əхмәдуллин иде. Ул тантананы чечен һәм карел артистлары белән бергә алып барды.

  • Федерация" I бөтенроссия театр фестивале Грозныйда 11 - 19 сентябрь көннәрендә үтә. Фестивпльдә Россиянең төрле республикаларыннан 14 милли театр катнаша. Бары тик Татарстанны гына ике театр тәкъдим итә. Болар - Камал театры һәм Әлмәт театры.

Хәзерге вакытта ике татар театры коллективы Грозный шәһәрендә. Камал театры - бүген, Əлмәт театры коллективы иртәгә чыгыш ясаячак. Моннан тыш бүген Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәевтан мастер-класс та көтелә.

Ачылу тантанасы кичә Грозныйның Лермонтов исемендәге театр бинасында булды. Катнашучыларны Чечен Республикасы мәдәният министры Хож-Бауди Дааев, республиканың Театр әһелләре берлеге рәисе Һава Əхмәтова сәламләде. Мәдәният министры республиканың беренче президенты Əхмәт Кадыровның "Мәдәниятсез милләт була алмый" дигән сүзләрен искә төшерде.

Фестиваль ачылу тантанасы театр алдындагы мәйданда чечен биюләре белән төгәлләнде.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10