ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Тәтештә бер атна эчендә өч яңа объект ачылган

12 сентябрь 2019, 08:01 , Фото: tetyushy.ru

Тәтештә бер атна эчендә өч яңа объект ачылган Районда яңа мунча, төзекләндерелгән өстәмә белем бирү мәктәбе, ә Нармонкада җирле башкарма комитеты яңа бинасы ачылган.
(Казан, 12 сентябрь, "Татар-информ", "Тәтеш таңнары", Энҗе Алимова). Тәтеш районында шушы көннәрдә социаль яңа объектлар: Тәтештә яңартылган өстәмә белем бирү үзәге һәм җәмәгать мунчасы, Нармонка авыл җирлеге башкарма комитетының яңа административ бинасы файдалануга тапшырылды, дип хәбәр итә район газетасы. 
 
Нармонкада җирле үзидарәнең яңа административ бинасы тантаналы рәвештә ачылды. Якты, заманча җайланмалар белән җиһазландырылган, аз хәрәкәтләнүчән гражданнар өчен йөри алырлык мохит булдырылган бина ТР җирлекләре башкарма комитетлары (Советлары) бинасын капиталь ремонтлау һәм төзү республика дәүләт программасы буенча төзелде. 
 
Җирлек хакимияте бинасында бүлмәләр иркен, шунда ук авыл кешеләре өчен әһәмиятле булган уңайлы стеллажларда документлар архивы да урнашкан. 
 
Өстәмә белем бирү үзәген капиталь ремонттан соң ачу балалар оешмасы педагоглары коллективы өчен дә, балалар һәм аларның ата-аналарына да, шулай ук бөтен районга дулкынландыргыч мизгел булды. Чөнки биредә һәр елны төрле юнәлештәге алты программа – сәнгать, техник, физкультура-спорт, турист-туган якны өйрәнү, табигать фәннәре, социаль-педагогия буенча Тәтеш районының меңнән күбрәк баласы өстәмә белем ала. 
 
Күп кенә тәтешлеләр яңа мунча ачылуын түземсезләнеп көтте. Аны төзүне хәл итү шәһәрдә хосусый милекче тарафыннан шәхси мунча ябылганнан соң һәм җирле яшәүчеләрнең Рәмис Хатыйп улына тәтешлеләр өчен заманча таләпләргә җавап бирүче яңа мунча төзү кирәклеге турындагы үтенеч белән мөрәҗәгать иткәч район башлыгы Рәмис Сафиуллов тарафыннан кабул ителде. Берничә ай дәвамында шундый мунчаны төзеделәр дә. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10