ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Балык Бистәсе басуларында эшли торган 95 комбайн соңгы гектарларны иңли

12 сентябрь 2019, 07:02 , Фото: rsloboda-rt.ru

Балык Бистәсе басуларында эшли торган 95 комбайн соңгы гектарларны иңли Уңыш уртача гектарга 27,6 центнер тәшкил итә.
(Казан, 12 сентябрь, "Татар-информ", "Авыл офыклары").Балык Бистәсе авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, районда 45469 гектар мәйдандагы бөртеклеләрнең 43375 гектары җыеп алынган. Бу 95,4 процентны тәшкил итә. Басуларда төрле модификациядәге 95 комбайн эшли, дип яза район газетасы.
 
Район буенча 119498 тонна ашлык суктырып алынган. Уңыш уртача гектарга 27,6 центнер тәшкил итә. 
 
Абдуллин, Талаков, Назимов, Галәветдинов, “Тургай”, “Кама-Агро”, “Урахча”, “Зюзино” хуҗалыклары бөртеклеләрне урып-җыюны төгәлләделәр инде.
 
Иң эре җир биләүчеләрдән булган “Логос”, “ВЗП Балык Бистәсе”, “Масловский” игенчеләре дә урып-җыюны соңгы гектарларда алып баралар. “Логос”та , мәсәлән, 7665 гектардагы бөртекле культураларның 6766 гектарыннан (88,3 процент) 24899 тонна ашлык җыеп алганнар. Көненә 150 шәр гектар мәйданда иген суктыралар хуҗалык уңганнары.
 
Иң югары уңыш “Логос” (36,8), “Кама-Агро” (31,7) “Зюзино” (30 центнер), хуҗалыклары алалар.
 
Районда киләсе ел уңышына да нигез салына. 10490 гектар мәйданда көзге культуралар чәчелде инде. Чәчү “Кулон”, “Логос”, “Кама-Агро”, “Азык-төлек корпорациясе” хуҗалыкларында уңышлы бара.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10