ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Минзәләнең "Рус" комбайнчылары урак батырлары булды

12 сентябрь 2019, 06:19 , Фото: menzela.ru

Минзәләнең "Сез-чын хезмәт кешеләре, уракта геройлар", - диде район башлыгы.
(Казан, 12 сентябрь, "Татар-информ", "Минзәлә"). Минзәлә  район хуҗалыкларында барган эшләрне контрольдә тоту максатыннан атна саен үткәрелә торган йөреп чыгу вакытында район башлыгы Айдар Салахов тагын 9 комбайнчыга премияләр тапшырды. Кыр батырларының барысы да “Рус” ҖЧҖ комбайнчылары, диелә хәбәрдә. 
 
Комбайн штурвалы артында утырган механизаторларны эшкә дәртләндерү, рухландыру максатында һәм аларга тагын да югарырак уңышларга ирешүдә дәрт өстәү өчен 800,1000, 1500 тонна ашлык суктырган комбайнчылар сафына Нурьян Абдрахимов, Андрей Грахов, Ринат Латыпов,  Линар Губаев,Азат Мухамадиев, Динар Ахунов, Рифнур Кәбиров, Ренат Галиев, Наил Ибрагимов кушылды.
 
"Сез - чын хезмәт кешеләре, уракта геройлар", - диде район башлыгы, аларның кулларын кысып, премия тапшырганда.   
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10