ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

28 яшьлек Зәй кешесенең кесәсендә гашиш мае йөртүе ачыкланган

12 сентябрь 2019, 05:29

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.
(Казан, 12 сентябрь, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Николай Шамионов). 6 сентябрьдә Зәйнең юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре тикшерүләр уздыру вакытында шәһәрнең 28 яшьлек кешесе чалбар кесәсеннән көрән төстәге наркотик матдә табып ала. Бу хакта район газетасы яза. 
 
Экспертлар әлеге матдәне тикшереп, аның гашиш мае булуын ачыклый. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган, диелә хәбәрдә.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10