ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казанда архитектура өлкәсендәге Ага Хан премиясен тапшырачаклар

12 сентябрь 2019, 10:22

Казанда архитектура өлкәсендәге Ага Хан премиясен тапшырачаклар Җиңүчеләр 1 млн АКШ доллары күләмендәге приз фондын үзара бүлешәчәк, алар арасында Татарстан проекты да бар.

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). 13 сентябрьдә Муса Җәлил исемендәге татар опера һәм балет театрында архитектура өлкәсендәге Ага Хан премиясен тапшырачаклар. Тантанада принц Кәрим Ага Хан IV булачак.

Татарстан Республикасының иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасы премия лауреаты булды. Татарстан Республикасы проекты – конкурс 42 ел эшләү дәверендә финалга чыккан беренче Россия проекты. 

Җиңүчеләр арасында Мухаррак шәһәрен төзекләндерү проекты (Бахрейн), Көньяк Канарчордагы Arcadia мәгариф проекты, Бирзеит шәһәрендәге Фәләстыйн музее, Алиун Диоп исемендәге Университет корпусы (Сенегал), Шарҗадагы Waist экосистема паркы (БГӘ) бар.

Җиңүчеләр 1 млн $приз фондын үзара бүлешә. Конкурста 39 илдән 380 проект катнашкан. Жюри 16 илдәге 20 проектны финалга чыгарган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10