ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Көзге чакырылыш алдыннан Зәйнең хәрби комиссариат бинасы төзекләндерелгән

12 сентябрь 2019, 00:21 , Фото: zainsk-rt.ru

Көзге чакырылыш алдыннан Зәйнең хәрби комиссариат бинасы төзекләндерелгән Көзге чакырылышта яңарыш кичергән хәрби комиссариаттан алты дистә ир-егет ил чикләрен сакларга китәчәк.
(Казан, 12 сентябрь, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Рәзимә Кашапова). Зәйнең күптән төзекләндерү көткән хәрби комиссариат бинасы да яңартылып бетеп килә. Әлеге бинаны ремонтлау эше республика ярдәме белән башкарыла, диелә район басмасында. 
 
Төзүчеләр комиссариат бинасына төзекләндерү эшенә агымдагы елның июль аенда кереште. Иң беренче эш итеп, аның түбәсе заманча материал белән ябылды. Бинаның фасады җылытылып керамо-гранит материал белән тышланды. Комиссариатның эчендә ишек-тәрәзәләре заманчага, өлешчә электрүткәргечләр һәм электр җиһазлары алыштырылды.  
 
Бүлмәләрдә сылау-буяу эшләре башкарылып, түшәмнәргә заманча материал куелды, диварлары дымлы заманча технология белән эшләнде, идәннәренә плитәләр җәелде. Кыскасы, бар нәрсә дә биредә төстәш эшләнде, ә кайбер бүлмәләрдә үзгәртеп корылулар булды. 
 
Хәрби комиссариатта хезмәт куючы кызлар, көзге санитар чистарту икеайлыгы кысасында чәршәмбе өмәсенә чыгып, биләмә тирәсен җыештырып, тәртипкә китерде, бинаны әйләндереп алган таш койманы  агартты. Биредә тулысынча эш беткәч, мебельләрне өлешчә яңарту планлаштырыла.
 
Шул рәвешле көзге чакырылышны хәрби комиссариат бинасы яңарыш кичереп, төзекләнеп каршы ала. Хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов әйтүенчә, көзге чакырылышта яңарыш кичергән хәрби комиссариаттан алты дистә ир-егет ил чикләрен сакларга китәчәк.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10