ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казан автобуслары йолдызына әйләнгән эт - Тайсон югалган

11 сентябрь 2019, 20:18

Этнең яклаучысы сүзләренә караганда, соңгы тапкыр Тайсонны автобуста муенчаксыз күргәннәр, шуннан соң аның кайдалыгы турында шалтыратулар тукталган.

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ», Вероника Ваганова). Билгесез кешеләр Казан буенча автобусларда йөрергә яратучы, Интернет йолдызына әйләнгән этнең - Тайсонның муенчагын өзгән. Аның яклаучысы Ильмира Әүхәдиевага эт муенчагында язылган телефон номеры аша ярты сәгать саен казанлылардан этнең кайда булуы турында хәбәрләр килеп торган. Әмма хәзер ул аның кайдалыгын белә алмый.

«Әле генә чыктым, мин хастаханәдә булдым. Тайсон дүшәмбе көнне, 9 сентябрьдә, автобуста йөри башлады. Тукай кафесында булды — мин такси чакырта да, аны ала да алмадым. Һәм бу төндә шалтыратулар туктатылды. Аннары мин аның автобуста булуын һәм муенында муенчактан эзе генә булуын, ә муенчагы юклыгын белдем. Мин бит биркаларны гел алыштырдым, муенына элеп тордым. Хәзер аны ничек табарга икәненлеген дә белмим», - дип сөйләде Ильмира Әүхәдиева «Татар-информ» корреспондентына.

Ул бүген «ВКонтакте»дагы бер төркемдә пост бастырырга туры килүен, шәһәр халкыннан этне өйгә кайтарырга булышуларын соравын әйтте.

«Телефонны кулымны тотам, һәр шалтыратуга җавап бирәм. Зоотаксига тиз арада заказ бирермен дип уйлыйм. Аны миңа табып китерсәләр, мин яңа муенчак, бирка эләрмен муенына, ашатырмын», - диде ул.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10