ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан укучылары өйдә белем алуга ешрак күчә башлады

11 сентябрь 2019, 20:01 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Татарстан укучылары өйдә белем алуга ешрак күчә башлады 
ДЙА һәм БДИ нәтиҗәләренә анализ күрсәткәнчә, экстерн рәвештә укучыларның күрсәткечләре мәктәптә укучыларыныкыннан күпкә начаррак.

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ», Александра Давыдова). Татарстанда үзләре белем алу формасында укучылар саны артты. Узган ел белән чагыштырганда, 2019 елда өйдә укуга балалар 1,5 тапкыр күбрәк күчкән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Муниципаль мәгариф органнары тарафыннан бирелгән мәгълүматларга караганда, гаилә формасында башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программаларын үзләштерүче балаларның гомуми саны 1535 кеше (2018 елда — 1043 кеше) тәшкил итә», — диделәр матбугат хезмәтендә.

Белем бирү сыйфаты мониторингы республика үзәге район идарәләре белән берлектә үткәргән Дәүләт йомгаклау аттестациясе (ДЙА) һәм бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) нәтиҗәләрен анализлау нигезендә, өйдә укучыларның нәтиҗәләре уку учреждениеләрендә белем алучыларныкыннан түбәнрәк.

«Гаилә формасындагы төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программаларын үзләштергән экстерннарның ДЙА һәм БДИ нәтиҗәләре сыйфаты көндезге формада белем алучы укучылар белән чагыштырганда түбәнрәк», — диделәр Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында.

Әйтик, 2019 елда рус теле буенча БДИ нәтиҗәләрендә аерма тугыздан артык балл тәшкил итә: экстерннарның уртача баллы — 65, Татарстан буенча — 74. Өйдә укучылар профиль математиканы 14 проценттан артык баллга начаррак тапшырды: экстерннар - 49 балл, Татарстан буенча - 63 балл җыйдылар. Иң зур аерма биологиядән һәм химиядән -15 һәм 21 балл.

Татарстанда гына түгел, Россиядә дә өйдә белем алуга күчүче мәктәп укучылары санының үсеш тенденциясе күзәтелә. EdCrunch Глобаль белем бирү конференциясе тикшеренүләре буенча, яңа уку елында 100 меңгә якын Россия укучысы үзлегеннән белем ала, дип хәбәр итә РИА «Новости».

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10