ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Минзәлә игенчеләре 159 мең тоннага якын ашлык җыеп алды

11 сентябрь 2019, 23:14

Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 37,9 центнер тәшкил итә.
(Казан, 11 сентябрь, "Татар-информ", "Минзәлә", Дильфас Галиев). Минзәлә игенчеләре 159 мең тоннага якын ашлык җыеп алды, дип яза район газетасы.
 
Тулаем ашлык җитештерү буенча да (158718 тонна) минзәләлеләр республикада бишенче урында бара. 
Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 37,9 центнер тәшкил итә. Иң югары уңышны “Калморза” игенчеләре алды, аларда бөртеклеләрнең гектар төшеме 50,1 центнер тәшкил итә.  
 
Һәр гектардан уңыш алу буенча “Мензелинские зори” агрофирмасы игенчеләре дә сынатмый, аларда бу күрсәткеч 42,3 центнер. Бер гектардан уртача уңыш җыеп алу буенча районыбыз игенчеләре әлегә республикада бишенче урында бара. Республиканың уртача күрсәткеченнән 7,9 центнерга артык. 
 
Һәр гектардан иң югары уртача уңыш алу буенча безнең район Зәй - 40,1 ц, Тукай - 39,8 ц, Мамадыш - 39,5 ц, Актаныш - 39,4 ц калыша. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә барлыгы 41843 гектарда игеннәр суктырылган, бу планның 91,6 процентын тәшкил итә.  
 
Иң күп тулай җыем “Мензелинские зори” агрофирмасында, алар 38188 тонна ашлыкны җыеп алып ындыр табагына кайтарды. Тулай җыем алу буенча икенче урында калморзалылар, аларда бу күрсәткеч - 29749 тонна. Урып-җыю кампаниясенең барышы район башлыгы Айдар Салаховның аерым контролендә тора. 
 
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә “Калморза” хуҗалыгы һәм “Мензелинские зори” агрофирмасы игенчеләре бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны җыеп алуны төгәлләделәр.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10