ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Уфа Instagram-блогеры бала табу вакытында 80нән артык видеоролик төшергән

11 сентябрь 2019, 19:37 , Фото: скриншот поста instagram.com/guzel_sharafutdinova/

Уфа Instagram-блогеры бала табу вакытында 80нән артык видеоролик төшергән
 Гүзәл Шәрәфетдинованың инстаграм битенә язылучылар саны 100 меңнән артып китә.

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Уфадан популяр блогер Гүзәл Шәрәфетдинова үзенең беренче баласын табу процессында үз instagramына язылучылар өчен видеотрансляцияләр алып барды. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Тулгак вакытында булачак әни 80нән артык видеоролик төшерә алган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, аның инстаграм битенә язылучылар саны 100 меңнән артып китә.

«Мин кайсы да булса блогерның бала тапканда үз кичерешләре турында сөйләгәнен күрергә хыялландым. Бәлки минем бүгенге язмаларым әлеге мөһим вакыйга алдыннан кемгәдер рухи көчен тупларга ярдәм итәр», — дип сөйләде Гүзәл.

Гүзәлне бала табуда ире озата йөрде һәм беренче баласы тууның авыр сәгатьләрен узарга булышты. 9 сентябрь көнне әлеге парның 3 кило да 600 грамм авырлыктагы һәм буе 53 сантиметр булган кызлары туды.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10