ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Кукмарада “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының күчмә утырышы узды

11 сентябрь 2019, 22:18 , Фото: kukmor-rt.ru

Кукмарада “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының күчмә утырышы узды Утырышта ун төбәктән, бер чит илдән һәм республиканың 29 районыннан килгән гүзәл затлар катнашты.
(Казан, 11 сентябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Алсу Сәләхетдинова). Бүген Кукмарада “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы узды, дип яза район газетасы. 
 
Әлеге чара “Оста кулда һөнәр бар” дигән исем астында үтте. Утырышта ун төбәктән, бер чит илдән һәм республиканың 29 районыннан килгән гүзәл затлар катнашты.
Кунакларны Кукмара районы чигендә каршы алганнан соң, Вахит авылы мәдәният йортына юл тоттык. Анда “Наза”, “Тургай” ансамбльләре үзләренең җыр-биюләрен бүләк итте.
 
Клубның фойесында көзге муллыктан күргәзмә әзерләнгән иде, шулай ук мәктәп укучыларының агачтан, кәгазьдән ясаган сувенирлары, чиккән эшләнмәләр дә беркемне битараф калдырмады. 
 
Мастер-класслар карагач, концертлар залында Вахитов исемендәге хуҗалык җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов, Янил авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Корбанов, мәдәният йорты директоры Нәсыйхә Нәбиеваларның чыгышлары тыңланды.
 
Алга таба Зур Сәрдек авылына юл алдык. Кунакларны җирлекнең “Сердәш”, “Чәчкә” бию ансамбльләре каршылады.Тамаша залында күрәстелгән “Кызыл олау” композициясе дә көчле алкышларга күмелде.Шәһәребезнең “Йолдызлык”, “Кояшкай” балалар бакчаларында, күпрофильле лицейда да күптөрле мастер-класслар күрсәтелде.
 
"Кукмараны бик ошаттык. Монда, чыннан да, алтын куллы, ачык йөрәкле, шат күңелле халык яши икән. Мастер-класслар, күргәзмәләр карап үзебезгә зур тәҗрибә тупладык. Оештыручыларга рәхмәтебез чиксез", - ди кунаклар.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10