ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Чирмешән районында әйләнеп капланган автоцистерна йөртүчесе һәлак булган

11 сентябрь 2019, 18:37 , Фото: очевидцы

Чирмешән районында әйләнеп капланган автоцистерна йөртүчесе һәлак булган
 Һәлакәт Шонталы - Әҗи юлының Күтәмә һәм Ивашкино бистәләре арасында булган.

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Чирмешән районында әйләнеп капланган автоцистерна йөртүчесе үлгән. Бу хакта «Татар-информ»га юл-транспорт һәлакәте шаһитлары хәбәр итте.

«Һәлакәт Шонталы - Әҗи юлының Күтәмә һәм Ивашкино бистәләре арасында булган. Техник су ташучы «КАМАЗ» автомобиль-цистернасы юлдан чыгып киткән һәм әйләнеп капланган», — дип сөйләде шаһитлар.

Алган җәрәхәтләрдән машина йөртүче һәлакәт урынында ук үлгән.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10