ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Россия Мәдәният министрлыгы Чистай яңарышына 41 млн доллар бүлеп бирәчәк

11 сентябрь 2019, 19:20 , Фото: Пресс-служба Комитета РТ по охране объектов культурного наследия

Россия Мәдәният министрлыгы Чистай яңарышына 41 млн доллар бүлеп бирәчәк
 2018 елда Россия Мәдәният министры Владимир Мединский Россиянең Кече тарихи шәһәрләрен торгызу программасын эшләтеп җибәрү турында хәбәр иткән иде.

(Казан, 11 сентябрь,«Татар-информ»). Мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Комитеты рәисе Иван Гущин «Кече тарихи җирлекләр территориясен һәм инфраструктурасын комплекслы үстерү» проектын гамәлгә ашыру буенча Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының ведомствоара комиссиясе утырышында катнашты. Анда төбәкләрдән килгән гаризалар каралды. Чистай Кече тарихи шәһәрләрне торгызу программасына керде һәм масштаблы ремонт-реставрация эшләренә грант ярдәме алачак. Бу хакта «Татар-информ»га комитетның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Россия Мәдәният министрлыгында Ведомствоара комиссия утырышында Чистай музей-тыюлыгы директоры Александр Печенкин доклад белән чыгыш ясады. Россия Мәдәният министрлыгы комиссиясе Чистайны торгызу проектын хуплады. Проект кысаларында зур күләмле ремонт-реставрация эшләре үткәрү, яңа музейлар булдыру, пассажирлар пристанен реконструкцияләү һәм башка эшләр планлаштырыла. Чистай зур күләмле ремонт-реставрация эшләренә 41 млн доллар күләмендә грант ярдәме алачак», - диделәр матбугат хезмәтендә.

2018 елда Россия Мәдәният министры Владимир Мединский Россиянең Кече тарихи шәһәрләрен торгызу программасын эшләтеп җибәрү турында хәбәр иткән иде. Проектта тугыз тарихи җирлек катнаша, шуларның бишесендә «зур инвестицияләр» ярдәмче проектларын тормышка ашыру күздә тотыла. Бу категориягә Чистай шәһәре дә кергән.

Проектны әзерләү һәм тәкъдимнәр формалаштыру өчен эксперт-консультация төркеме төзегән Horwath Consulting Zagreb халыкара консалтинг агентлыгы, «Леонтьев үзәге», «Профреставрация» компаниясе һәм башка оешмалар составындагы консорциум билгеләнде.

Проектны тормышка ашыруга Санкт-Петербург шәһәренең инвестицион-төзелеш проектлары фонды җәлеп ителгән. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10