ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

WorldSkills 2019 җиһазларын Татарстанга ташлама белән сатарга планлаштыралар

11 сентябрь 2019, 19:13 , Фото: архив/Владимир Васильев, Рамиль Гали

WorldSkills 2019 җиһазларын Татарстанга ташлама белән сатарга планлаштыралар
 Республика Татарстан һәм Россия субъектлары өчен ташлама белән WorldSkills җиһазларын сатып алу турында сөйләшүләр алып бара.

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Хәзерге вакытта Татарстан республика һәм Россия Федерациясенең башка субъектлары өчен һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты вакытында кулланылган җайланмаларны ташламалы бәяләр буенча сатып алуда кайбер партнерлар белән сөйләшүләр алып бара. Бу хакта «Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге» оешмасы генераль директоры, WorldSkills Kazan 2019 проекты җитәкчесе Эмиль Гобәйдуллин «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә сөйләде.

«Хәзерге вакытта без кайбер партнерлар белән, шул исәптән Татарстан Республикасына һәм Россиянең башка субъектларына, әлеге җиһазларны ташламалы бәяләрдән сатып алу турында сөйләшүләр алып барабыз. Ташламалар 30 процентка кадәр тәшкил итә, кайдадыр күбрәк, кайдадыр азрак. Без сөйләшүләр уңышлы узар дип өметләнәбез, һәм бу җиһазлар бездә калыр», — дип хәбәр итте спикер.

Ярышлар өчен җиһазларның 60 проценты партнерлар тарафыннан тәэмин ителгән иде. Россия сатып алган калган техника хәзер инвентаризация уза. WorldSkills Россия берлеге һәм Россия Мәгариф министрлыгы белән берлектә Дөнья чемпионаты мирасы программасы эшләнә.

«Әлбәттә, без бу җиһазларның зур өлешен бездә, безнең мәгариф оешмаларында, безнең уку йортларында укучылар бу җиһазда шөгыльләнә алсын, укый алсын өчен, калдырырга теләр идек», — диде WorldSkills Kazan 2019 проекты җитәкчесе.

Шулай ук Гобәйдуллин билгеле бер оештыру мәсьәләләре ай дәвамында хәл ителәчәк дип өстәде һәм Татарстан һәм Россия мәгариф учреждениеләре яңа заманча җиһазлар белән тулыландырылачагына ышаныч белдерде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10