ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда автомобиль әйләнеп капланган

11 сентябрь 2019, 18:04 , Фото: Муниципальная служба полка ДПС Казани

Казанда автомобиль әйләнеп капланган
Ямашев проспектында 14нче модель «Лада» һәм «Рено Дастер» бәрелешкән.

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Казанда бер яшьлек бала утырган автомобиль әйләнеп капланган. Бу хакта Казан шәһәренең Юл-патруль хезмәте полкында хәбәр иттеләр.

«Ямашев урамында 14нче модель «Лада» машина йөртүчесе юл бирмәү сәбәпле, «Рено Дастер» белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә, көчле бәрелүдән соң, иномарка әйләнгән», — дип сөйләделәр оешмада.

Урынга килгән табиблар «Рено» салонында булган бер яшьлек сабыйга һәм аның 29 яшьлек әнисенә баш мие селкенгән, дип диагноз куйган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10