ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

WorldSkills җыелма командасы тренерлары биш ил өчен әзерлек программасын язачак

11 сентябрь 2019, 17:29 , Фото: архив/Владимир Васильев, Рамиль Гали

WorldSkills җыелма командасы тренерлары биш ил өчен әзерлек программасын язачак
«Мобиль робототехника» компетенциясе буенча әзерлек программасы 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалар өчен булачак.

(Казан, 11 нче август, «Татар-информ», Вероника Ваганова). WorldSkills җыелма командасының тренерлар штабына Казандагы чемпионаттан соң биш илдән белем бирү программасын булдыру өчен гаризалар килде. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Халыкара эксперт Дамирә Рамазанова сөйләде.

«Казанда узган дөнья чемпионаты нәтиҗәсе буларак, хәзер безгә — тренерлар штабына биш илдән, шул исәптән Гарәп Әмирлекләрееннән «Мобиль робототехника» буенча әзерлек программасын 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалар өчен язуга гаризалар килде. Без хәзер шуның белән уңышлы шөгыльләнәбез», — дип хәбәр итте спикер.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, WorldSkills җыелмасындагыларның күбесе командаларның тренер штабларын тулыландырды.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10