ҺАВА ТОРЫШЫ -12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Әлмәт, Түбән Кама, Лениногорскида “АлмА” махсус икътисади зоналары булдырылачак

11 сентябрь 2019, 16:28 , Фото: архив/Султан Исхаков

Әлмәт, Түбән Кама, Лениногорскида “АлмА” махсус икътисади зоналары булдырылачак 1,4 меңнән артык яңа эш урыны барлыкка киләчәк.

(Казан, 11 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Быел Икътисад министрлыгы сәнәгать-җитештерү тибындагы “АлмА” махсус икътисади зонасын булдыруга заявка әзерләгән. Яңа зоналар Әлмәт, Түбән Кама, Лениногорскида барлыкка киләчәк. Бу хакта ТР Министрлар Кабинеты утырышында Татарстанның икътисад министры Фәрит Габделганиев хәбәр итте.

Яңа икътисади зонаның төп инициаторы – “Татнефть” оешмасы. 17 компания-резидент эшләр дип фаразлана. Министр әйтүенчә, 2025 елга аның төп резидентларының инвестицияләр күләме 67,7 млрд сум булыр дип көтелә. 1,4 меңнән артык яңа эш урыны булдырылачак .

“Махсус икътисади зоналар нәтиҗәлелеген дәлилләде. “Алабуга” зонасының бүген 57 резиденты бар. 32 предприятие сәнәгать эшчәнлеген алып бара. 6800 эш урыны исәпләнә”, - диде Фәрит Габделганиев.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10