ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Новосибирскиның тарихи мәчете имамы: Җомгага алты татар гына йөри

11 сентябрь 2019, 15:50 , Фото: Лилия Гаделшина

Новосибирскиның тарихи мәчете имамы: Җомгага алты татар гына йөри Йөз еллык татар мәчетен төзекләндергәндә, өлкән буын иман йортына татарларны тупларга хыялланган булган.

(Новосибирск, 11 сентябрь, "Татар-информ", Лилия Гаделшина). Новосибирскида татарлар мәчеткә йөрми, дип зарланды Рафаэль хәзрәт Сөләйманов. Хәзрәт тугыз ел инде тарихи татар мәчетендә имам-хатыйб булып эшли. Иман йортына таҗиклар, үзбәкләр, кыргызлар даими килә, татарлар - юк диярлек, ди хәзрәт.

Мәчет татарлар тарафыннан 1916 елда төзелгән. "Төрле елларда безнең мәчет тә төрле мыскыллауларга дучар булган. Шөкер, әле ярый монда ат абзары ясамаганнар", - ди Рафаэль хәзрәт. Төзекләндерүдән соң, 2010 елда тарихи мәчет муниципаль әһәмияткә ия мәдәни объект статусын алган.

Рафаэль хәзрәт имам булып килгәндә татар әбиләре: "Бу мәчет - татар мәчете, монда татарларны туплый күр", - дип кисәткән булган. "Тугыз ел инде мәчетне татарларга саклыйм. Кая соң балалырыгыз, оныкларыгыз?" - дип сорыйм әбиләрдән. "Вакытлары юк, эшлиләр", - диләр. Җомгага 800 кеше җыела, шуның алтысы - татар", - дип сөйләде Рафаэль хәзрәт.

Бүген Новосибирскида Россиянең төрле төбәкләреннән җирле тарихны өйрәнүчеләр булып китте. Шул исәптән, тарихи мәчет эшчәнлеге белән дә танышты. Алар 12-13 сентябрьдә күрше Томск шәһәрендә Бөтенроссия төбәк тарихын өйрнүчеләр форумында катнашачак.

  • Новосибирск өлкәсендә бүген 24-25 мең татар исәпләнә, бу санның яртысы - Новосибирск шәһәрендә яшәүчеләр.

Өлкәнең Татар мәдәни үзәге директоры Равза Тихомирова сүзләренчә, рәсми статистика буенча, татарлар саны соңгы елларда кимегән. "Бу халык исәбен алганда татарлар үзләрен рус итеп яздыру очраклары белән бәйле булырга мөмкин, катнаш никахлар бик күп", - дигән фаразларын җиткерде Равза Тихомирова.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10