ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Камилә Вәлиева күнегүләр программасында ике тапкыр дүртле сикереш башкарды

11 сентябрь 2019, 15:03

Спортчы Чиләбедә юниорларның Гран-при Россия этабында катнаша.

(Казан, 11 сентябрь, “Татар-информ”). Россия спортчысы Камилә Вәлиева Чиләбедә юниорларның Гран-при Россия этабындагы рәсми кичке күнегүләрдә ирекле программаның күнегүләр прокатында дүрт әйләнеш белән ике сикерү башкарды. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Юниорларның Гран-при дүртенче этабы 12-14 сентябрьдә Чиләбенең “Трактор” боз сараенда уза.

Этери Тутберидзе укучысы Чиләбегә тренеры Сергей Дудаков белән килгән. Күнегүләрнең иң башында ул өчле флип каскады – ойлер – өчле сальхов ясады. Ә аннан чирек тулуп тренировкаларына кереште. Ирекле программаның күнегүләр прокатында ул ике тапкыр дүртле сикерү башкарды, аның берсе ике сикерешле каскад булды.

Шулай ук Камилә Вәлиева дүрт сикерешле каскадлар белән ирекле программада да аерылып торган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10