ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Новосибирскида Бөтендөнья татар конгрессы бүлекчәсен ачарга планлаштырыла

11 сентябрь 2019, 15:01 , Фото: архив/Владимир Васильев

Новосибирскида Бөтендөнья татар конгрессы бүлекчәсен ачарга планлаштырыла Себер ягындагы төбәкләр Новосибирск каласына якын урнашкан.

(Новосибирск, 11 сентябрь, "Татар-информ", Лилия Гаделшина). Новосибирск өлкәсенең Татар мәдәни үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессының Себердәге бүлекчәсен ачу планлаштырыла. Бу хакта "Татар-информ"га Новосибирск өлкәсе Татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Əмир Гәрәев хәбәр итте.

"Новосибирск географик яктан уңайлы урнашкан. Аның тирәсендә Курган, Омск, Томск, Барнаул, Таулы Алтай һәм башка күп кенә төбәкләр бар. Бөтендөнья татар конгрессы бүләкчәсен безнең шәһәрдә оештыру уңайлы булачак", - диде автономия җитәкчесе.

Хәзерге вакытта Новосибирскида өлкәнең Татар мәдәни үзәге өчен аерым бина ремонтлана. Ул киләсе елның көзендә ачылачак. Анда конгресс бүлекчәсе өчен дә урын булыр дип көтелә. Ремонт эшләрендә Татарстан Хөкүмәте дә ярдәм итә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10