ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

2024 елга кадәр тулай төбәк продукт күләме 102-103 процентка үсәр дип фаразлана

11 сентябрь 2019, 14:50 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

2024 елга кадәр тулай төбәк продукт күләме 102-103 процентка үсәр дип фаразлана Быел тулай төбәк продукт күләме үсеше 101,3 процент дәрәҗәсендә булыр дип фаразлана.

(Казан, 11 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2024 елга кадәр Татарстанның тулай төбәк продукт күләме 102-103 процентка артыр дип фаразлана. Бу хакта Татарстанның Министрлар Кабинеты утырышында Татарстанның икътисад министры Фәрит Габделганиев хәбәр итте. Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин алып бара.

Ул Татарстан Республикасының 2020-2022 елларга һәм 2024 елга кадәр планлы чорына социаль-икътисади үсеш фаразлары параметрлары турында чыгыш ясады.

Аның сүзләренчә, быел тулай төбәк продукт күләме 2 трлн 552 млрд сум тәшкил итәр дип көтелә. “Быел тулай төбәк продукт күләме үсеше 101,3 процент дәрәҗәсендә булыр дип ниятләнә”, - диде. Гыйнвар-июльдә ул 1 трлн 640 млрд сум дип исәпләнә.

“Икътисади үсешне тәэмин итү өчен, инвестицияләр җәлеп итү, производстволарның нәтиҗәлелеген тәэмин итү, товар базарларында катнашу кирәк”, - диде Фәрит Габделганиев.

2030 елга тулай төбәк продукт күләме 5 трлн сумнан артырга тиешлеген әйтте.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10