ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Тамбов шәһәрендәге мәчетне зурайтачаклар

11 сентябрь 2019, 15:22

Әлеге мәчет 2002 елда төзелгән.

(Казан, 11 сентябрь, “Татар-информ”). Тамбов шәһәрендә мәчетне зурайтачаклар. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте сайтында хәбәр ителә.

Тамбов шәһәрендәге мәчет 2002 елда төзелгән. 17 ел элек ул шәһәр читендә урнашкан була. Бүген ул үзәктә. Мәчеттә дини йолалар башкару, мәктәптә дәресләр үткәрү өчен бөтен шартлар да бар. Монда атнага өч мәртәбә Коръән дәресләре уза. Мәчеткә йөрүчеләр саны да даими артып тора. Алар арасында Россиядәге төрле халык вәкилләре бар.

“Мәчетне зурайту эшләре бара, чөнки барлык килүчеләр дә мәчеткә сыеп бетә алмый. Бигрәк тә җомга көннәрендә һәм бәйрәмнәрдә. Атнага өч тапкыр Коръән дәресләре дә уздырабыз. Бездә телне чын-чынлап белүчеләр – мәчеткә йөрүче студентлар белән гарәб телендә аралашырга була. Без Мәскәү ислам университеты студентлары өчен җәйге һәм Рамазан ае практикасы узу өчен төп базаларның берсе”, - диде Тамбов өлкәсенең һәм шәһәрнең Мөселманнар оешмасы рәисе Габдерәхим хаҗи Ильясов.

Тамбовның Мөселманнар оешмасы төбәктәге мөселманнарны рухи агарту белән генә шөгыльләнеп калмыйча, милләтара мәсьәләләрне хәл итүдә, гражданлык бердәмлеген һәм өлкәдәге халыкларның этномәдәни үсешен ныгыту буенча да актив эш алып бара.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10