ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Эмиль Гобәйдуллин WorldSkills 2019 ярышларында күпме материал тотылганын сөйләде

11 сентябрь 2019, 14:00 , Фото: Владимир Васильев/архив, Рамиль Гали

Эмиль Гобәйдуллин WorldSkills 2019 ярышларында күпме материал тотылганын сөйләде WorldSkills Kazan 2019 проекты җитәкчесе эшче һөнәрләре буенча чемпионат уздыруның йомгакларын әйтте.

(Казан, 11 сентябрь, “Татар-информ”, Әдилә Зыятдинова). WorldSkills Kazan 2019 ярышларында күпме шөреп, кәгазь, коктейль таякчыклары һәм пешекче башлыклары тотылу турында проект җитәкчесе Эмиль Гобәйдуллин сөйләде.

“Бер төрле материаллар иң күбе “Матбугатта басма технологияләр” компетенциясе буенча ярышларда тотылды. Бу - 150 мең кәгазь бите. Ә “Сантехника” компетенциясендә катнашучылар өчен 400 шөреп һәм саморез кирәк булды. Менә шундый кызыклы саннар”, - диде Эмиль Гобәйдуллин.

Шулай ук ярышларда 1000 коктейль таякчыгы, 24 800 кирпеч, 1944 стакан, пешекчеләр өчен 450 кәгазь башлык, 24 838 чын чәчәк, 2 вертолет, 35 мең метр электр кабеле тотылган.

WorldSkills Kazan 2019 проекты җитәкчесе архитектор-ташчыларга 5 төрле таш тәкъдим ителгәнен, ә экспедиция буенча белгечләргә бөтен дөнья картасы әзерләнгәнен дә әйтте.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10