ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

21 яшькә кадәр алкоголь сатуны тыю законын күпчелек ведомстволар хуплаган

11 сентябрь 2019, 12:13

Инициатива буенча җәмәгатьчелек белән җентекле фикер алышулар булды, диде Олег Салагай.

(Казан, 11 сентябрь, “Татар-информ”). Күпчелек федераль ведомстволар Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының 21 яшькә кадәр алкоголь сатуны тыю турындагы закон проектын хуплаган.  Россия сәламәтлек саклау министры урынбасары Олег Салагай әлеге законның 2019 елда ук каралырга мөмкин булуын белдерде. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

“Закон проекты белән барлык федераль органнар да диярлек килеште. Алар арасында Икътисади үсеш министрлыгы, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы да бар. Шуңа күрә федераль органнарның карашы күпчелек очракта уңай”, - диде ул.

Башкалары кебек үк, бу инициатива буенча да җәмәгатьчелек белән җентекле фикер алышу узды, диде Олег Салагай. Иҗтимагый палатада һәм төбәкләрдә тыңлаулар уздырылган, ә кайбер субъектлар Сәламәтлек саклау министрлыгына хуплау хатлары да юллаган.

  • Алдарак “Татар-информ” Россиядә мобиль кушымта буенча алкоголь сатып алырга рөхсәт итәчәкләр дип хәбәр иткән иде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10