ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Грозныйда ике татар театры катнашында "Федерация" фестивале ачыла

11 сентябрь 2019, 11:34 , Фото: Владимир Васильев/архив, Рузилә Мөхәммәтова

Грозныйда ике татар театры катнашында Фестивальдә Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 14 милли театр катнаша.

(Казан, 11 сентябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Бүген Грозныйда Татарстанның ике театры катнашында "Федерация" бөтенроссия театр фестивале ачыла. Фестивальдә "Татар-информ" хәбәрчесе дә катнаша.

"Федерация" I бөтенроссия театр фестивале Грозныйда 11 - 19 сентябрь көннәрендә үтә. Фестивальдә Россиянең төрле республикаларыннан 14 милли театр катнаша. Бары тик Татарстанны гына ике театр тәкъдим итә. Болар - Камал театры һәм Әлмәт театры.

Ачылу тантанасы бүген Грозныйның Лермонтов исемендәге театр бинасында була. Иртәгә шушы ук сәхнәдә Камал театры үз спектаклен күрсәтәчәк. Бу - Фәрит Бикчәнтәев куйган "Әтәч менгән читәнгә" спектакле.

13 сентябрьдә Чечня Республикасының Нурадилов исемендәге милли театры сәхнәсендә Әлмәт театры Мольер буенча куелган "Әҗәлгә дару бар диләр" спектаклен тәкъдим итә.

Башкорт дәүләт драма театры фестивальгә Айрат Әбүшахманов куйган "Зөләйха күзләрен ача" спектаклен алып килгән. Фәрит Бикчәнтәев һәм Айрат Әбүшахманов фестивальнең мәгариф программасы кысаларында мастер-класс та үткәрәчәк. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10