ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

КФУда түләүсез татар теле курслары башлана

11 сентябрь 2019, 10:12

Гариза, паспорт күчермәсен 12 сентябрьгә кадәр Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтына тапшырырга кирәк.

(Казан, 11 сентябрь, "Татар-информ"). Казан халкын бушлай татар теле курсларына чакыралар. Дәресләр КФУ бинасында үткәреләчәк. Бу турыда университетның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Теркәлү өчен анкета тутырырга кирәк. Тутырылган гаризаны кәгазьгә бастырып алырга. Гариза, паспорт күчермәсен 12 сентябрьгә кадәр Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтына тапшырырга кирәк. (Адрес - Татарстан ур., 2, 320 бүлмә). Документлар 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр кабул ителә.

Анкеталарны теркәү электрон рәвештә генә башкарыла. Тыңлаучылар бары тик гариза һәм паспорт күчермәләре (беренче бит) булганда гына кабул ителә.

Дәресләр 16 сентябрьдә башланыр дип көтелә. Уку вакыты 3 ай; дәресләр атнага 2 тапкыр була. Курслар турында тулырак мәгълүматны телефон аша белергә була: (843) 292-68-31. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10