ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Алексей Песошин FISU президенты Олег Матыцин белән очрашты

11 сентябрь 2019, 07:47 , Фото: tatarstan.ru

Алексей Песошин FISU президенты Олег Матыцин белән очрашты Олег Матыцин Казанга Volunteer Leaders Academy 2019 FISU форумы чараларында катнашу өчен килде.

(Казан, 11 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген FISU (Халыкара студентлар спорты федерациясе) президенты Олег Матыцин белән очрашты. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.

Ике яктан да очрашуда катнашучылар 2020-2023 елларда Татарстан Республикасы һәм Халыкара студентлар спорты федерациясенең уртак проектларын тормышка ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Олег Матыцин Казанга Volunteer Leaders Academy 2019 FISU форумы чараларында катнашу өчен килде.

Бу инде Татарстан Республикасы җитәкчелегендә Казанда уза торган өченче форум.

Олег Матыцин бу проектка ярдәме һәм игътибары өчен Татарстанга рәхмәт белдерде. Аның сүзләренчә, “Россия һәм аның төбәкләренең берсе – Татарстанның уңай имиджын формалаштыру күзлегеннән караганда, бу мөһим һәм кирәкле проект”. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10