ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Әтнәдә узган елгыдан 36,7 тоннага артыграк сөт сауганнар

11 сентябрь 2019, 06:29 , Фото: atnya-rt.ru

Әтнәдә узган елгыдан 36,7 тоннага артыграк сөт сауганнар Районда сөт көнгә якынча 0,3 тоннага арта.
(Казан, 11 сентябрь, "Татар-информ", "Әтнә таңы"). 9 сентябрь мәгълүматлары буенча, Әтнә районында көнгә тулаем савым 226,5 тонна, узган елга карата 119 процент, ягъни, былтыргыдан 36,7 тоннага артык булган. Бу хакта район газетасы хәбәр итә. 
 
Шунысы мәгълүм: сөт күләме ай башындагыдан да 3,3 тоннага күбрәк, хәтта алдагы көннән 0,3 тоннага күп.
 
Ә менә көндәшләрдә кимү күзәтелә. Балтачта ай башындагы белән чагыштырсак, сөт 5 тоннага азайды, диелә хәбәрдә. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10