ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Апаста атнага 500 гектар шикәр чөгендере алалар

11 сентябрь 2019, 08:17 , Фото: apastovo.ru

Апаста атнага 500 гектар шикәр чөгендере алалар Быел районда бу культура 3070 гектарда игелгән иде.
(Казан, 11 сентябрь, "Татар-информ", "Йолдыз", Ришат Җамалиев). Апас районында беренчеләрдән булып шикәр чөгендере басуларына техника “Апас“ берләшмәсе якларында керде. Бер атнада 500 гектар басуларның уңышы җыелды, дип яза район газетасы.
 
Буа шикәр заводына бүгенгә 3000 тонна чөгендер озатылган. Бер гектардан уртача 400 центнер уңыш чыга. Басуларда эш иртәнге биштән башлана һәм караңгы төшкәнче дәвам итә.
 
"Басуларда бүген 4 “РОПА“ чөгендер алу комбайны, “МАУС“ чөгендер төягече эшли. Алар арасында Илназ Насыйхов, Динар Аббязов, Рамил Рәхмәтуллин, Рөстәм Камалетдинов, Илнур белән Илшат Зиннуровлар, Владимир Бутров, Марат Нигъмәтуллин һәм башкаларның эш күрсәткечләре бигрәк тә матур", - ди берләшмә идарәчесе Дамир Сафин.
 
Быел районда бу культура 3070 гектарда игелде. Һәм бүгеннән киләсе язда чөгендер чәчеләчәк басуларны яхшылап әзерләү башланды.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10