ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

Әлки районында архив бүлегенең ремонтланган яңа бинасы файдалануга тапшырылды

11 сентябрь 2019, 02:09 , Фото: alki-rt.ru

Әлки районында архив бүлегенең ремонтланган яңа бинасы файдалануга тапшырылды Бу бинада заманында санэпидстанция эшләгән иде.
(Казан, 11 сентябрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Азат Низамиев). Кичә Әлки районы архивының яңа бинасы файдалануга тапшырылды, дип хәбәр итә район басмасы. 
 
Моңа кадәр архив бүлеге яраклаштырылган биналарда эшләп килде. Анда документларны саклау, халыкка хезмәт күрсәтү өчен тиешле шартлар юк иде. Һәм менә республика программасы нигезендә район архивы өчен аерым бина капиталь ремонтланды.
 
Бу бинада заманында санэпидстанция эшләгән иде. Әлеге оешма аннан киткәч, ул шактый еллар буш торды. Район җитәкчелеге аны архив бүлеге өчен үзгәртеп корырга дигән карарга килде.
 
 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10